«Күңелле каникуллар – күңелле уеннар»

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
6 нчы гыйнварда Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Күңелле каникуллар – күңелле уеннар» дип исемләнгән танып – белү уен программасы узды. Кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ җаваплылык, яшьтәшләр белән аралашу ысулларын үзләштерү кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән төрле кышкы тематик уеннар һәм конкурсларда балалар бик теләп катнашты. Чара барышында балалар табышмаклар чиштеләр, спорт эстафеталарында һәм «Күңелле футбол», «Мине сайла», «Музыкаль эшләпә», «Әкиятне таны» кебек конкурсларда актив катнаштылар. Очрашу ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды, шулай ук җыелучылар өчен чәй өстәле оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International