Зәй волонтерларына хәрбиләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

Иске Зәйдә шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан «Макраме» клубы шушы көннәрдә 1050 нче маскировка челтәрен ясады. Яңа ел алдыннан әлеге  клубта  катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Волонтерларның цехларына аларны  район башлыгы  исеменнән  котлар өчен  шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов килде. Шушы көннәрдә хатын-кызлар сво зонасына озатылачак 1050 нче маскировка челтәре ясаганнар. Очрашу җылы бәйрәм рухында узды. Волонтерлар үзләре өчен шаян "Яңа ел" программасын оештырдылар, ә бәйрәмнең тантаналы өлеше аларның хезмәтләрен рәсми рәвештә бәяләү булды. «Макраме» клубына «Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсеннән рәхмәт хаты тапшырылды. "Сезнең эшчәнлегегез-гражданнар теләктәшлегенең, патриотизмның һәм чын халык бердәмлегенең иң югары үрнәге, аларның кыйммәтләрен безнең партия яклый. Сез үз кулларыгыз белән ятьмә үреп кенә калмыйча, фронт белән тылны тоташтыручы үзара ярдәмләшү җепләрен дә үрәсез», - диде Сергей Максимов Рәхмәт хатында язылган сүзләрне җиткереп. Бу клуб-районда зур патриотик хәрәкәтнең бер өлеше. Бүген Зәй һәм авыл җирлекләрендә маскировка челтәрләрен үрү һәм гуманитар ярдәм җыю буенча 35 тән артык цех һәм пункт эшли. Зәйлеләрнең үз яклаучыларына ярдәм итү омтылышы бердәм көчкә әверелде. "Бәйрәм алдыннан сезгә рәхмәт белдерү бу инде ел саен үткәрелә торган күркәм традиция. Без һәрвакыт сезнең тырышлыгыгызга гаҗәпләнәбез. 1050 челтәр — ул безнең егетләрнең иминлегенә зур өлеш кертә. Сезнең һәрбер эшегез, һәрбер посылкагыз-халык ярдәменең җанлы гәүдәләнеше ул. Гомуми эшкә салган җан җылыгыз өчен  алдыгызда  түбәнчелек белән баш иябез. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, барыгызга да нык сәламәтлек телим, киләсе 2026 ел тынычлык китерсен!",- диде Сергей Максимов.

   Яңа ел бәйрәмнәрендә дә монда эш кайнаячак-  диделәр хатын-кызлар, чөнки безнең хәрбиләребезгә ярдәм һәрвакыт кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International