Бүген хакимиятнең кече залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы булды. Утырышның төп темасы производствода бәхетсезлек очракларын тикшерү булды. Катнашучылар алдында» 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры А.Р. Ларина һәм "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ генераль директорының хезмәтне саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы, экология һәм сакчыл җитештерү буенча урынбасары Д. Ю. Лашаев чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар предприятиеләрдә булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен һәм шартларын җентекләп бәян иттеләр, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен һәм норматив актларны бозу очракларын анализладылар. Моннан тыш, хезмәтне саклау системасының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча хезмәткәрләргә даими инструктажлар уздыруны, производствода имгәнүләрне профилактикалауның заманча ысулларын кертүне һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге барлык закон таләпләренең тайпылышсыз үтәлүен тәэмин итүне үз эченә алган конкрет тәкъдимнәр кертелде. Утырышка Э.Э. Галиев йомгак ясады.