Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр бар иде: комиссиянең алдагы утырышы йомгаклары буенча карарларның үтәлешенә анализ белән яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Руслан Романов чыгыш ясады. Зәй үзәк район хастаханәсе психиатр-наркологы Илфат Салихов катнашучыларны районның наркология хезмәте эшенә анализ белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов 2025 елның 11 аенда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча бүлекнең оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм идарәләре башлыкларының «2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау» муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында чыгышлары тыңланды. Утырышта каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Утырышка йомгак ясап, наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары комиссиянең барлык әгъзаларын һәм утырышта катнашучыларны эшне тагын да активлаштырырга өндәде.