Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Н.И. Харрасовка истәлек тактасы куелды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген Зәйдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, махсус хәрби операциядә катнашкан Нияз Ильяс улы Харрасовка истәлек тактасы куелды. Такта герой яшәгән йортка урнаштырылган. Тантанада Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссариат белгеч-эксперты, махсус хәрби операция ветераны Георгий Борисов, һәлак булучының абыйсы һәм сеңлесе, шулай ук шәһәр халкы катнашты.

    "Безнең бурыч-сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү. Бүген безнең бөтен уйларыбыз җиңүгә юнәлтелгән. Шушы бөек максат өчен гомерләрен биргән батыр сугышчыларыбыз илебезнең тыныч тормышы һәм иминлеге өчен аерым ихтирамга лаек. Нияз Ильяс улы безнең барыбыз өчен дә кыюлык һәм ныклык үрнәге булып тора. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр", - диде үз чыгышында шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов.

       Җыелучылар алдында шулай ук Алексей Алексеев, Георгий Борисов, Ниязның сеңлесе чыгыш ясады. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

       Нияз Харрасов Зәйдә туып үскән, ул гаиләдә өлкән бала, 4 нче мәктәптә укыган. Дүрт балалы гаилә Никифоров урамындагы 85 нче йортта яшәгән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Казанга китә.

       2022 елның 28 октябрендә ул мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырылган. Мотоукчылар бүлеге ефрейторы Нияз Ильяс улы, 2024 елның 21 ноябрендә Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. 2024 елның 5 декабрендә "Мирный" микрорайоны зиратына җирләнде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң : «Хәрби батырлык өчен» һәм ике  "Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International