Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбине соңгы юлга озаттылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы –контракт хезмәте рядовое Тарышкин Петр Васильевич белән хушлашты.

  Матәм чарасы Мирный микрорайоны мәдәният йортында узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы П.С. Уразайкин һәлак булучының әнисе, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

     "Хөрмәтле хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, район башлыгы, шәхсән үзем һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле булган кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалту авырлыгын сүз белән генә аңлатып  булмый. Петр Васильевич, шәһәр һәм район горурлыгы, зәйлеләрнең йөрәкләрендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Солдат тыныч йокласын!-диде Петр Сергеевич.

      Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссариатның өлкән белгеч - эксперты Георгий Борисов белдерде.

       Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Петр Тарышкинны Зәй-2 микрорайоны зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International