Бүген Зәй муниципаль районында күптән көтелгән вакыйга – чаңгы сезонын ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасы бик матур һәм бәйрәмчә булды, анда бик күп кунаклар һәм катнашучылар җыелды. Бу мөһим вакыйгада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Сергеевич Уразайкин, ТР Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Галиев Эдуард Шәйхнур улы катнашты һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Ачылу тантанасында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Регина Николаевна, махсус-хәрби операция ветераны Терешин Артур Александровичта катнашты.
Ачылышта лаеклы бүләкләр тапшырылды: чаңгы сезонына трассаларны актив әзерләгәннәре өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән спорт ветераннары Гущин Анатолий Александрович, Костылев Александр Иванович, прокат хезмәткәре Гәрәева Надежда Григорьевна бүләкләнде.
ГТО алтын билгеләре белән Хәлиуллина Рената, Вәлиуллин Марат, Вәлиуллин Айрат, Сәмигуллина Елена, Сәмигуллина Алинә, Шәкүров Рамил, Сәхабетдинов Роберт бүләкләнделәр.
Ярышлар йомгаклары буенча балалар арасында иң яхшылар рәтенә Вяхилева Ксения һәм Кутилин Александр чыктылар, аларга «Федотовода каникуллар» яңа ел спектаклен карау өчен сертификатлар тапшырылды.
Һәвәскәрләр арасында Утяганова Анастасия һәм Имамиев Раил иң яхшылар булдылар, аларга «Давыдов-арена» боз сараенда ирекле шуу өчен абонементлар тапшырдылар.
Ветераннар арасында иң яхшылары Шәрипова Нәзирә һәм Захаров Николай, аларга бассейнга бару өчен абонементлар тапшырылды.
Без хәзер барлык теләүчеләрне саф һава, ап-ак киңлекләр һәм әлбәттә инде, чаңгыда шуу белән ләззәтләнергә чакырабыз! Бу сезон зәйлеләргә бик күп уңай хис-кичерешләр, спорт казанышлары һәм онытылмас мизгелләр китерсен!