Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Зәй районындагы филиалында булды һәм фонд филиалы эшчәнлегенең барышы белән танышты. Визит барышында ул социаль координаторлар белән аралашты. Фондның бурычы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү, социаль ярдәм чараларын алуда ярдәм итү, психологик-терапевтик ярдәм күрсәтү, тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануының техник чараларын алуда ярдәм итү.
Фондның Зәй филиалында ике социаль координатор эшли, алар сугышчыларга юридик һәм психологик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Һәр мөрәҗәгать итүчегә координаторлар мораль ярдәм күрсәтергә тырышалар һәм мөмкин булган кадәр оператив рәвештә сорауларны карыйлар.
Фонд филиалы Ленин урамы, 13 адресы буенча урнашкан. Телефоны: 7-07-11.