Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы майор Петрушенко Сергей Иванович белән хушлашты.
Сергей Иванович майор дәрәҗәсендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәнче 10 елдан артык 7 нче мәктәптә ОБЖ педагогы булып эшли, яхшы укытучы, шәһәр һәм район хәрби-патриотик чараларын актив оештыручы була. «Сугышчан батырлыклары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медальләре, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Матәм чарасы Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
"Хөрмәтле хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннары! Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашам. Якын кешеңне югалтуның авыртуын бернинди сүз белән дә аңлатып булмый. Бу авыр көннәрдә сезгә һәм якыннарыгызга сабырлык һәм ныклык телим. Сугышчы тынычлыкта ятсын!"- диде Разиф Галиевич.
Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү бүлеге башлыгы Александр Гурьянов белдерде.
Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Сергей Петрушенконы Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр.
Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!