Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Олег Камалюков, ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Разиф Гали улы: «Бүген без гражданнарның хокукларын ышанычлы яклаучыларны, террорчылык, экстремизм янауларына каршы торучыларны, мундир намусын изге саклаучыларны, Ватан һәм халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Бердәм хезмәтегез, һөнәрегезгә һәм бурычыгызга тугры булуыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Шәһәребез һәм районыбыз урамнарында тәртип, гражданнарның тынычлыгы, аларның үз иминлекләренә ышанычы нәкъ менә сездән тора".
Рәхмәт сүзләре шулай ук Эчке эшләр министрлыгы ветераннарынада юлланды, алар хәзер дә яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә һәм аякка бастыруга зур өлеш кертәләр, хезмәтләренең бай тәҗрибәсен һәм иң яхшы традицияләрен тапшыралар.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Шәһәр һәм районда хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенә актив ярдәм иткәннәре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннары: отставкадагы полиция подполковнигы Шакиров Илнур Нәзир улына; отставкадагы полиция майоры Нәфыйков Фәнис Фидәрис улына; отставкадагы полиция капитаны Искәндәрова Рәзинә Роберт кызына; отставкадагы полиция майоры Агапов Василий Николаевичка; отставкадагы эчке хезмәт капитаны Мозаффаров Илнур Равил улына; отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Рәхмәтуллин Илфат Марат улына тапшырылды.
Үзләренең хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкарганнары, шул ук вакытта инициатива һәм һөнәри осталык, Зәй муниципаль районы территориясендә оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты: полиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге башлыгы урынбасары – полиция башлыгы Ефимов Эдуард Николаевичка; эчке хезмәт подполковнигы,тыл башлыгы Шәйхиев Рушат Рәфкать улына, отставкадагы милиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры Тибилова Людмила Николаевнага бирелде.
Үз коллективын шулай ук Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Камалюков котлады, иң яхшы хезмәткәрләрне ведомство бүләкләре белән бүләкләде, хезмәттәшләренә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм гаилә иминлеге теләде.