Казанда үткән, тимераякта фигуралы шуу буенча Гран-при 3 этабында Динә Хөснетдинова җиңүче булды.
16 яшьлек спортчы ике өчле аксельне үтәп, ирекле программаны чиста башкарды һәм прокат өчен 145,51 балл алды. Аның суммасында 218,01 балл бар, бу да аңа беренче урынны гарантияли.
Динә Этери Тутберидзе төркеменә августта күчте, моңа кадәр Казанда "Стрела" мәктәбендә тренер Надежда Заякинада шөгыльләнгән.
Ул Зәй районының Аксар авылыннан туган, Татарстан Республикасы башкаласына 10 яшьтә күченгән.