6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә Зәйдә бәйрәм чаралары узды. «Энергетик» мәдәният сараенда узган тантаналы чарада район җитәкчелеге, шәһәр халкы һәм мәгариф оешмалары укучылары катнашты. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов барысын да татарстанлылар өчен истәлекле бәйрәм белән котлады, шулай ук мәктәп укучыларына паспортлар тапшырды.
"Без хаклы рәвештә республикабызның күп гасырлык тарихы, аның бай, рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланабыз. Зәй муниципаль районы хакына намуслы хезмәт куйган якташларыбыз белән горурланабыз. Мин ышанам, бүгенге яшьләр йөзендә алдагы буыннарга лаеклы алмаш үсә. Чөнки туган ягыбызның икътисади һәм социаль иминлеге безнең һәрберебездән, хезмәтебездән, белемебездән, энергиябездән һәм киләчәгебез өчен җаваплылыгыбыздан тора», - дип билгеләп үтте район башлыгы. Укучыларга мөрәҗәгать итеп, ул бүген аларның төп юридик документ алулары һәм гражданлык җитлеккәнлеге чорына керүләре турында билгеләп үтте. Аларны ихлас күңелдән шундый әһәмиятле вакыйга белән котлады, лаеклы, намуслы гражданнар булуларын, үз районнары һәм туган Республикаларының тарихи традицияләрен саклауларын һәм арттыруларын теләде.
Район мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре әзерләгән иҗат номерлары чарага тантаналылык өстәде.