Зәйдә район халкы хакимиятнең элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алды. Елга ике тапкыр, туган көнендә һәм хәтер көнендә, парктагы һәйкәл янында гармунчылар ансамбле башкаруында аның яраткан көйләре яңгырый. Бүген биредә чираттагы тапкыр муниципалитет вәкилләре, аның элеккеге хезмәттәшләре, район җәмәгатьчелеге җыелды. Күренекле җитәкче, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы турындагы истәлекләре белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин уртаклашты.
Ринат Фәрдиев үзенең 30 ел гомерен районыбызга багышлады, авыл хуҗалыгында да, сәнәгатьтә дә хуҗалык җитәкчесе буларак зур эш тәҗрибәсе туплады. 1999 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр Зәй районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкләде. Олы йөрәкле, сизгер күңелле Ринат Шәех улы инде 17 ел безнең арада юк. Ул Зәй җирендә тирән эз калдырды.
Һәйкәл янына тере чәчәкләр салынды. Ринат Фәрдиев турындагы яхшы истәлек зәйлеләр күңелендә озак еллар сакланыр.