Зәй җиңел атлетлары "Җиңүдән - җиңүгә"патриотик йөгерүдә катнаша

2025 елның 11 июле, җомга

Яр Чаллыда «Җиңүдән җиңүгә» бөтенроссия акциясенең әһәмиятле этабы узды. Йөгерү Мәскәүдә Кызыл мәйданның Мәңгелек уты яныннан Җиңү парадының 80 еллыгында төгәл старт алды һәм 3 сентябрьдә Көньяк Сахалинда финиш ясый. Бу чорда ул илебезнең 31 шәһәре аша үтәчәк.

   Акциядә “Барс” спорт мәктәбе шәкертләре - тренер-укытучы Дылевский Ирина Валерьевнаның җиңел атлетика бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнаша.

  Зәй спортчылары, ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп кенә калмыйлар, яшьләр арасында патриотик рухны ныгытуга ярдәм итүче чараларда да актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International