Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә
2025 елның 7 мае, чәршәмбе
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли. Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Татарстан Социаль фонд бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк: - дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша; - «Минем салым» мобиль кушымтасы аша; - почта аша; - Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп. 2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк. "Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә Социаль фонд бүлегенә түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга кирәкми ", - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз