Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының 48 нче утырышы һәм дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының 47 нче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2024 елда Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре бюджетларының үтәлеше булды. Шулай ук депутатлар тарафыннан Контроль-хисап палатасының 2024 елга хисабы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елга эшчәнлеге турындагы мәгълүмат һәм башка мәсьәләләр каралды.