Егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Нововоронеж шәһәрендә 12-13, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  тренерлар Алексей һәм Владимир Ревин кул астында тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге ярышларда үз регионнарының иң яхшы вәкилләре чыгыш ясый. Югары дәрәҗәдә үткән ярышларда Зәй спортчылары үзләрен  Россиядә иң яхшыларның берсе булуларын тагын бер кат исбатладылар. Үз категорияләрендә җиңүче булып Ревин Егор, Кәмәлиева Амелия танылды. Әйтергә кирәк, Амелия Россия беренчелегендә ике тапкыр җиңү яулады. Әлеге нәтиҗәләр безнең егетләрнең даими тренировкаларыннан һәм тренерларның югары һөнәри осталыгыннан башка мөмкин түгел, алар инде 30 ел дәвамында безнең шәһәрдә каратэ киокусинкай спортын үстерүгә  зур өлеш кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International