17-19 нчы апрель көннәрендә Аксубайда баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Балтач районы, Спас районы, Питрәч районы, Ютазы районы, Аксубай районы, Буа районы, Сарман районы, Яңа Чишмә районы, Зәй районы командалары катнашты. Зәй шәһәренең “ Барс” командасы 1 нче урынны яулады. MVPның- иң яхшы уенчысы Дарья Зуева булды. Тренеры Асадов Камран Хәсән улы.