Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче язучы-прозаик, Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова белән очрашу кичәсе узды. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» китаплары авторы. Очрашу барышында Лира ханым балачак, тормыш юлы, язучылык эше, иҗаты турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Кичәдә шулай ук аның әсәрләреннән өзекләр укылды. Чара матур җырлар белән үрелеп барды, тамашачылар алдында Дмитрий Иванов, Мария Никитина чыгыш ясадылар. Очрашу бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы, файдалы булды һәм автографсессия белән тәмамланды.