Зәйдә "Май чабу" бәйрәме үтә

2025 елның 28 феврале, җомга

1 март көнне Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Май чабу" бәйрәме узачак. Кунакларны бай программа көтә: традицион уеннар, җырлар, әйлән- бәйлән, ярышлар һәм бәйрәмнең кульминациясе-карачкы яндыру. Бәйрәм программасы буенча иртәдән үк мәйданда бәйрәм ярминкәсе оештырылачак, анда сый-нигъмәтләр, сувенирлар һәм кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга мөмкин булачак. Кунаклар  өчен иҗади чыгышлар, конкурслар һәм күңел ачулар әзерләнгән. Традицияләргә аерым игътибар биреләчәк: әйлән-бәйлән, халык җырлары һәм уеннары чын рус бәйрәме атмосферасын тудырачак. Аның кульминациясе кыш белән хушлашуны һәм язны каршы алуны символлаштырган карачкы яндыру булачак. Биредә «Истәлекләр язы» бәйрәм концерт программасы узачак, анда җирле иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Зәйдә "Май чабу"- бәйрәме халык традицияләре рухына чуму, тәмле ризыклардан ләззәтләнү һәм бөтен гаилә белән күңелле вакыт үткәрү мөмкинлеге дә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International