Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның бүләкләрен гаиләләренә тапшырдылар

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында хәрбиләрнең гаиләләренә бүләкләр тапшыру булды. Шишкин Владимир Александрович, Щурик Федор Федорович, Ямилов Фәнүс Сәгыйть улы-аларның исемнәре якташларының хәтерендә мәңгегә калачак. Хәрбиләр, йөрәкләре кушуы буенча, Ватанны саклаучылар сафына бастылар, куелган бурычларны кыю рәвештә үтәделәр, батырлык күрсәттеләр, зәйлеләр өчен алар чын каһарманнар – батырлык һәм кыюлык үрнәкләре. Чарада катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен “Батырлык ордены” белән сержант Шишкин Владимир Александрович, матрос Щурик Федор Федорович, рядовой Ямилов Фәнүс Сәгыйть улы бүләкләнде. Дәүләт бүләкләрен хәрбиләрнең гаиләләренә район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырды. Ватанны саклаучылар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International