Казанда "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген Казан Дәүләт аграр университеты базасында Югары совет Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисен һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясендә "Татарстан - Яңа гасыр"- республика иҗтимагый хәрәкәтенең бурычлары турындагы мәсьәлә каралды. Фәрит Хәйрулла улы утырышта катнашучыларны бу юнәлештә эшне активлаштырырга өндәде. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларга әзерлек барышы турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.С. Кондратьев сөйләде. Түбән Кама һәм Мамадыш территориаль бүлекчәләре Советлары рәисләре А.Р. Әһлиуллин, Г.И. Давыдова Татарстан Республикасы җирле үзидарәсе вәкиллекле органнары депутатлары эшчәнлегенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "ТЯГ" Югары советы утырышында Зәй территориаль бүлеге рәисе Ә.М. Биккинина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International