Зәй хәрби хезмәткәр С.А. Типцовны соңгы юлга озатты

2025 елның 21 феврале, җомга
Бүген Зәй махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Типцов Сергей Алексеевич белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм мәрәсиме «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзеннән һәм барлык зәйлеләрдән һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Солдатны озатырга килүчеләр алдында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор И.Н. Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Сергей Алексеевичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сергей Типцовны Александр бистәсе авылы зиратына җирләделәр. Каһарман турындагы якты истәлек зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International