3 нче Зәй урта мәктәбе укучылары өчен, Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Без бергә» федераль проекты, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Тынычлык һәм яхшылык сагында» патриотик сәгате үткәрделәр. Чара башында ук китапханәче укучыларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлауларын сөйләде. Россия тарихы битләрен ачып, халкыбызның үз иле өчен барган Бөек сугышларын искә төшерде. Чара Совет армиясе тарихы һәм Россияне саклаучыларның бүгенге көннәре турында сөйләү белән дәвам итте. Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында җиңүне якынайткан якташларыбыз искә алынды. Аерым игътибар үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелде. Алар хөрмәтенә авыр сынаулар кичергән солдатның бөеклеген данлаучы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Җыелыштагылар бер минут тынлык белән, үз гомерләрен биргәннәрне искә алдылар. Чарада катнашучылар шулай ук «Безнең солдат акылга бай», «Ихтыярыңны кулыңа җый», "Рота, тор!", "Чираттан тыш кизү», "Тәгәрмәчтәге тиен кебек", "Өйгә хат" - дип аталган конкурсларда катнаштылар. Чара барышында укучылар батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек – Ватанны ярату, аңа тугрылык, үз эшләре белән аның мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу турында фикер алыштылар. Егетләр, Ватанга мәхәббәт көчләрен һәм хәтта гомерләрен дә кызганмыйча, аны сакларга әзер булуда чагыла,- дигән нәтиҗәгә килделәр.