Шәһәр һәм районның мәгариф оешмаларында Парламент дәресләре үткәрелде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Актив гражданлык позициясе формалаштыру һәм тарихи хәтерне саклау, патриотизм тәрбияләү һәм Ватаныбызның героик үткәне турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге эш!» Парламент дәресе үткәрелде. Аны гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы А.В. Белышева үткәрде. Дәрестә Зәй муниципаль районы Советы депутаты П.С. Уразайкин һәм гимназия директоры М.Ф. Мөхәммәтханов катнашты. Петр Сергеевич балаларга совет халкының Икенче бөтендөнья сугышында Җиңүгә керткән хәлиткеч өлеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларның - Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында сөйләде, шәхси биографиясе фактлары белән уртаклашты. Укучылар парламент дәресе темасы буенча фикер алышуда актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук бүген район һәм шәһәрнең вәкаләтле органнары депутатлары катнашында Парламент дәресләре башка уку йортларында да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International