Зәйлеләр юнифайд флорбол һәм юнифайд-чир спорты буенча Казанның ачык кубогында катнаштылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

16 февраль көнне Зәйнең 9нчы мәктәбендә укучылар юнифайд-флорбол һәм юнифайд-чир спорты буенча Казанның ачык кубогында катнаштылар. Ярышларны Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән Россия махсус олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасы флорбол Федерациясе РОО оештырды. Флорбол буенча ярышларда "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе каршындагы көллиятнең 1 курс студентлары булган 9 нчы мәктәп укучыларыннан һәм мәктәпне тәмамлаучылардан торган «Вектор» яшүсмерләр командасы 1 нче урынны алды, ә 8 нче сыйныф укучысы Шәрипов Ислам иң яхшы сакчы дип танылды. Мәктәп бию түгәрәгенә йөрүче «Ритм» кызлар командасы юнифайд-чир спорты буенча махсус олимпиаданың республика Спартакиадасында җиңү яулады. Кызларның партнерлары шулай ук «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе»югары һөнәри белем бирү ФДБМУ каршындагы көллиятнең 1 курс студентлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International