Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала
2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар. Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин. Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә, ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган очракта, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булучылар яки беренче төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы. Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны 2 эш көне дәвамында кабул итә. Тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайтуга киткән юл чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, I төркем инвалидлыгы булган яисә тернәкләндерү өчен медицина документларында озата баруга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, хәрби операциядә катнашкан ветеран үзе белән озата баручы да алып бара ала. Озата баручының юл һәм яшәү чыгымнары шулай ук Социаль фонд бүлеге тарафыннан түләнә. Юл чыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм аңа бару-кайту чыгымнарын раслаучы документларны теркәргә кирәк. Бу- транспортның теләсә нинди төре, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль булырга мөмкин. "Без махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән ветераннар өчен тернәкләндерү процессын максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп эшләргә омтылабыз. Аларның һәркайсы игътибарга һәм ярдәмгә лаек, һәм безнең бурыч – аларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешле шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган: - ВКонтакте - Одноклассники -Telegram
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Зәйдә «Чаңгы юлы чакыра» хәйрия акциясе узды
Зәй шәһәренең урман массивында ел саен уздырыла торган «Чаңгы юлы чакыра» ведомствоара хәйрия чарасы уздырылды.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2025 елда ана капиталына 19 меңнән артык сертификатны проактив вариантта рәсмиләштерде
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 29 028 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала
2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.
Егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
21-23 март көннәрендә Болгар шәһәрендә 2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз