2025 елның 2 февраленнән 6 февраленә кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча җиңүче булып Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Сираҗиева Азалия танылды. 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Идиятова Әделия, 7 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Давыдова Таисия, 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Дмитриева Анастасия призерлар булдылар. Биология буенча республика олимпиадасы призерларын әзерләгән биология укытучылары: Шәйдуллина Динара Рәис кызы- Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укытучысы, Арифуллина Татьяна Сергеена- 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучысы, Танчук Юлия Ивановна- 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучысы, Кәмәлиева Рена Фәрхәд кызы- 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.