5-9 февральдә Казанның чаңгы-биатлон комплексында, чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Беренче ярыш көнендә классик стильдә 10 км га ярышта Христина Мацокина 1нче урынны яулады. Софья Козенкова - Россия спорт мастеры нормативын үтәде (тренеры Габыйдуллин Рәкиф Марс улы). Ирләр арасында 15 км дистанциядә 19 нчы урынны Батуев Тимофей яулады, ул спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Икенче ярыш көнендә спринтта классик стильдә алтын медаль иясе Христина Мацокина булды, бронзаны Ирина Ибраһимова яулады. Хатын-кызлар эстафетасында (4 кеше х 7.5 км) ярышларның өченче көнендә Ибраһимова Ирина ТР командасы составында 1 нче урынны яулады. Ярышларның йомгаклау көнендә 10 км дистанциядә ирекле стиль буенча Ибраһимова Ирина 2 нче урынны алды. Ир-атлар арасында 15 км дистанциядә 26 нчы урында Бирюков Вадим булды.