Зәйлеләр "Татарстан чаңгы юлы - 2025» республика массакүләм ярышларына кушылдылар

2025 елның 8 феврале, шимбә

Бүген Зәй районында «Россия чаңгы юлы» 43 нче Бөтенроссия ачык чаңгы ярышы кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы - 2025» республика массакүләм ярышлары уза. Быел массакүләм старт «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылды, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Районда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, стартлар яңа шәһәрнең урман массивында яктыртылган чаңгы трассасында, Зәй - 2 һәм Мирный мәктәп стадионнарында (1 нче, 5 нче урта мәктәпләрдә) оештырылды, авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен-авыл җирлекләре территорияләрендә узды. Яңа шәһәрнең урман массивындагы төп мәйданчыкта ярышларны ачу тантанасы булды. Чаңгы спортын яратучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, районның Мактаулы гражданины Эдуард Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркаева сәламләде. «Татарстан чаңгы юлы» нда катнашучылар өчен, «Горячие сердца» иҗат коллективы чыгышы һәм балалар өчен уен программалары әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International