5 февральдә Зәй муниципаль районы Советы утырышы кысаларында социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча «Без бергә-Мы вместе» балалар һәм яшьләргә психологик — педагогик ярдәм үзәге буйлап экскурсия узды. Үзәктә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, "Ярдәм янәшәдә" республика хәрәкәте кураторы Ринат Фазылов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты. Җыелган яшүсмерләр һәм кунаклар алдында СВО сугышчылары чыгыш ясады. Алар егетләргә армиядә хезмәт итәргә кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкың алдында хәрби бурычларны үтәү мөһимлеге турында сөйләделәр. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешелек сыйфатлары булуын күрделәр. Шулай ук «Гвардия» хәрби-патриотик клубы әгъзалары кунакларга Бөек Ватан сугышы кырларында табылган артефактлар күргәзмәсен тәкъдир иттеләр. «Гвардия» ВПК җитәкчесе Виктор Никифоров эзләү отряды, Россия эзләү хәрәкәте эшчәнлеге һәм Зәй районында патриотик тәрбия турында сөйләде. Кунаклар отрядның эш нәтиҗәләрен югары бәяләделәр һәм эзләүчеләр башкарган мөһим эш өчен рәхмәт белдерделәр.