Район башлыгы РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда «Кече Ватан — Россия көче»II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне узды. Шәһәр мохитен төзекләндерү һәм формалаштыру өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен Татарстан башкаласына федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнарының 500дән артык вәкиле, архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләр, урбанистика һәм территориаль үсеш өлкәсендәге экспертлар килде. Муниципалитетлар өчен законнар базасына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм үз вазыйфаларын үрнәк итеп башкаруы өчен Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Разиф Гали улы лаеклы бүләкне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International