Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Н.Х.Шәяхмәтов белән хушлаштылар

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан гвардия рядовое Шәяхмәтов Наил Хәмәтхатыйп улы белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үзе һәм барлык зәйлеләр исеменнән һәлак булучының әнисе, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без Ватанны саклаучы Наил Шәяхмәтовны соңгы юлга озатабыз, ул Ватанны саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш кырында батырларча һәлак булды. Наил Хәмәтхатыйп улы чын ирләрчә соңгы чиккә кадәр хәрби антына тугры калды, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерен бирде. Шундый батыр сугышчылар булганда без барыбыз да тынычлыкта яшибез һәм үз сәламәтлекләре, ә кайчак гомерләре белән исәпләшмичә, ил азатлыгы өчен көрәшкә баскан барлык ир-атларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әти-әниләренә улларын Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт. Кайтарып булмаслык югалту уңаеннан чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез", - диде Разиф Галиевич. Җыелучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор И. Н.Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Наил Хәмәтхатыйп улын соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Наил Шәяхмәтовны Яңа шәһәр микрорайоны зиратына җирләделәр. Герой турындагы истәлек зәйлеләр йөрәгендә озак яшәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International