Район башлыгы исеменә Рәхмәт хаты килде

2024 елның 28 декабре, шимбә

Бердәм Россия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Ф. Х. Мөхәммәтшиннан район башлыгы Разиф Кәримов исеменә Рәхмәт хаты алынды. Анда Татарстанның Луганск Халык Республикасы шәһәрләренә шефлык итү, хәрби госпитальләргә, халыкка һәм безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча башкарылган эш турында хәбәр ителә. Предприятиеләр һәм оешмаларның, депутатлар корпусының, партия активының һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган халкының актив ярдәме белән, 2022 елның көзеннән бүгенге көнгә кадәр шефлыкка алынган Лисичанск шәһәре һәм чик буена 2857,8 тонна йөк китерелгән - анда озак саклау продуктларыннан, хуҗалык товарларыннан һәм шәхси гигиена чараларыннан алып даруларга, медицина җиһазларына, төзелеш материалларына һәм көнкүреш техникасына кадәр бар. Шулай ук 20 декабрьдә гомуми авырлыгы 101,3 тонна чамасы булган 8 йөк автомобиленнән торган чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы җибәрелде. Йөк предприятие һәм оешмалар, партия активы һәм Татарстан Республикасының битараф булмаган халкы ярдәмендә җыелды.

  Хөрмәтле Разиф Галиевич, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сезгә һәм партиянең җирле бүлегенә бәяләп бетергесез зур ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Сезнең авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә әзер булуыгыз актив гражданлык позициясенең һәм кешелеклелекнең чын үрнәге булып тора. Башкаларның бәла-казаларына игътибарлы булуыгыз һәм ярдәм итәргә омтылуыгыз бүгенге көндә аеруча мөһим эш. Сезгә, барлык хезмәттәшләрегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! - диелә Фәрит Хәйрулловичның хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International