Зәйдә тантаналы рәвештә йогышлы авырулар бүлеге ачылды

2024 елның 20 декабре, җомга

  Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар бүлеге ачылды. Ул медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә тулысынча яңартылды. Подрядчы оешма биналарның эчке бизәлешен, җылыту системасын, инженерлык челтәрләрен, канализация һәм сантехниканы алыштырды, вентиляция һәм начар агып торган системаларны ремонтлады, йомшак өслекне алыштырып түбәне ремонтлады, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырды, бинаның фасадын тулысынча төзекләндерде. Бүлеккә шулай ук яңа бүлмә һәм медицина җиһазлары сатып алынды.

   Коллективны күптән көтелгән вакыйга белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКИ җитәкчелегенә, подрядчы оешмага, шулай ук инфекция бүлеге бинасына икенче тормыш өргән төзүчеләргә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның берничәсенә Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

   Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов үз чиратында, республика җитәкчелегенә, район башлыгына һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, табиблар һәм медицина персоналы өчен авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылды,- дип билгеләп үтте.       

  Тантаналы чараны «Мирас» вокаль-хореография ансамбле башкаруындагы музыкаль номер тагын да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International