Зәй делегациясе «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында катнашты

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй делегациясе район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында катнашты. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Съезд эшендә ТРның барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре - барлыгы 956 делегат катнашты. Зәй делегациясе составында-22 авыл җирлеге башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, шәһәр башлыгы урынбасары С.В. Максимов бар иде. Съездда «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 2024 елдагы эше турындагы хисап тыңланды – аны берләшмә рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тәкъдим итте. Муниципаль берәмлекләр эшчәнлеге турындагы нотыклар белән Чистай һәм Азнакай районнары, Тәтеш һәм Яңа Чишмә районнары авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Съезд Рөстәм Миңнеханов чыгышы һәм дәүләт бүләкләре тапшыру белән дәвам итте. Катнашучылар шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Уставына үзгәрешләр керттеләр һәм Ассоциациянең идарә органнарына өстәмә сайлаулар турындагы мәсьәләне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International