Шушы көннәрдә Зәйдән безнең егетләргә чираттагы гуманитар йөк тапшырылды. Автомобильләр, төзелеш материаллары, исемле посылкалар - болар барысы да махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелде. Районнан килгән гуманитар йөкне муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре озатып йөрде.