Зәйдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

17 декабрь көнне 9 нчы мәктәп базасында район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев катнашында «махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны укыту һәм тәрбияләү» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе булды. 2024 елда ПМПК эшчәнлеген оештыру турындагы нотык белән мәгариф идарәсе методисты Анна Санникова чыгыш ясады. Ихтияҗлары чикле булган балаларга белем бирү эше турында 9 нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина һәм «Тату гаилә» балалар бакчасы мөдире Мария Петрякова сөйләде.

 Киңәшмәгә йомгак ясап, Разиф Галиевич педагогик бергәлек алдындагы бурычларны билгеләде, заманча гомуми белем бирү программасы инклюзив белем бирүне уңышлы тормышка ашыру өчен кирәкле үзгәрешләрне һәм шартларны, атап әйткәндә, һәр укучының индивидуальлеген кабул итүне һәм һәр баланың аерым ихтыяҗларын канәгатьләндерүне үз эченә алырга тиешлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International