Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Зәйдә традиция буенча ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларны район җитәкчелеге һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуга чакыралар. Бүген «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашу узды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, 7 хәрби хезмәткәр катнашты.

"500дән артык Зәй егете бүген фронт сызыгында һәм безнең иминлекне, киләчәгебезне саклау буенча изге бурычларын үтиләр. Сугышчыларның һәрберсе-чын батырлык, Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Сез үз гомерегезне Ватан азатлыгы хакына куркыныч астына куясыз. Батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт!, - диде Разиф Галиевич.

Җыелганнар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чәй өстәле артына җыелган хәрбиләр районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат белделәр, моннан тыш, үзләренең үтенечләрен район башлыгы Разиф Кәримовка җиткерделәр. Хәрбиләрнең сорауларын Разиф Галиевич шәхси контрольгә алды.

Кәмилә һәм Александр Глазуновлар гаиләсенә уллары Михаил туу уңаеннан 100 000 сумлык сертификат тапшырылды.

Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» ведомство медале белән хәрби Рамил Зәйнуллин бүләкләнде. Медаль әти-әниләре Әбләис Сәмигулла улы һәм Расиха Зөфәр кызына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International