Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ТРнда 47 меңнән артык эшләүче ата-ана яшь ярымга кадәр баланы карау буенча пособие ала
2024 елның 17 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасында 47 700 эшләүче ата-ана яшь ярымга кадәр бала карау буенча ялда булу чорында айлык пособие дә ала. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге әлеге максатларга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлтте. Айлык пособиене баланың әнисе яисә әтисе генә тугел, бала караучы башка туганнары яки опекуннары да рәсмиләштерә ала. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ай саен гамәлгә ашырыла башлый һәм бала яшь ярымга җиткәнче дәвам итә. Пособие күләме алдагы ике елда айлык уртача керемнең 40% ын тәшкил итә, ләкин ул минималь керемнән ким булырга тиеш түгел. Татарстан Республикасында 2024 елда түләүнең минималь күләме 9 227, 24 сум тәшкил итә, максималь сумма 49 123,12 сумга тигез. «Ата-анага пособие алу өчен ике гариза бирергә кирәк: беренчесе – бала карау буенча пособие билгеләүне сорап , икенчесе - тиешле ял бирү турында языла. Социаль фондта пособиене, эш бирүчедән алынган мәгълүматларга нигезләнеп, проактив форматта , ягъни пособие дәгъвалаучыдан гариза алмыйча гына билгелиләр», - дип искәртеп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль фонд бүлеге эш бирүчедән кирәкле белешмәләр алганнан соң, 10 эш көне эчендә беренче түләү җибәрелә. Алга таба акча ай саен билгеләнгән график буенча исәп-хисап аеннан соң килүче айның сигезенче көненә кадәр бала яшь ярымга җиткәнче күчерелә. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел башыннан эшләүче ата-аналарга бер үк вакытта рәсми рәвештә эшләргә һәм яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие дә алырга мөмкинлек бирә торган үзгәрешләр үз көченә керде. Баланың әнисе яки әтисе тулы булмаган эш көне шартларында эшкә вакытыннан алда чыккан яисә өйдән торып дистанцион форматта эшләгән очракта пособиегә хокук сакланачак. Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 - 17.00 сәгатьләрдә, җомга конне 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
март, 2026 ел
Зәйдә техниканы язгы кыр эшләренә кабул иттеләр
26 мартта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т., идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов М.Х., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Россельхозцентр филиалы, Дәүләт техника күзәтчелеге һәм агрофирмалар белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
Зәйдә хәрби операциядә катнашучысы В.А. Исаичевны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы – контракт хезмәте ефрейторы Исаичев Вячеслав Александрович белән хушлашты.
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зәйдә мобилизацияләнгән сугышчы гаиләсенә булыштылар
Зәйдә “Гвардия” хәрби-патриотик клубында катнашучылар авыр яраланудан соң госпитальдә булган хәрби хезмәткәр гаиләсенә ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көнкүреш мәшәкатьләренең бер өлешен үз өсләренә алып, утын кисәргә булыштылар. Клубта катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм - хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ә яклаучыларның гаиләләре турында кайгыртуның мөһим билгесе дә.
26
март, 2026 ел
Зәйдә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды
Бүген Зәй районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз