Зәйдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең уртак утырышы булды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында районның террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында уртак утырышы булды. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны уздыру чорында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү буенча чаралар комплексы эшләнде. Зәй шәһәре прокуроры кешеләр күп була торган муниципаль объектларның террорчылыктан сакланудагы җитешсезлекләрен вакытында бетерү кирәклеге турында хәбәр итте. Муниципаль профилактика субъектларының сепаратизм, милләтчелек, массакүләм тәртипсезлекләр килеп чыгу һәм таралу, экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылу куркынычларына реакциясе регламенты, шулай ук 2025 елга Зәй муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең эш планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International