Зәйдә тхэквондо буенча ачык турнир узды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Зәй шәһәренең «Старт» спорт-савыктыру комплексында тхэквондо (ВТФ) буенча ачык турнир узды. Чара "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелде. Аның төп максаты: иң көчле спортчыларны ачыклау, спортның тхэквондо олимпия төрен популярлаштыру һәм үстерү, спортчыларның осталыгын арттыру, судьяларның һәм тренерларның квалификациясен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ярышлар 12-14,2015-2016 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде. Анда Алабуга, Ижевск, Менделеевск, Түбән Кама,  Кама Аланы, Яр Чаллы, Биектау һәм Зәйдән барлыгы 175 спортчы катнашты. Зәй данын тренер-укытучы Леваев Данил Олеговичның шәкертләре яклады. Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннарны: 2 урын Меньшов Егор, 2 урын Иванов Егор, 3 урын Иванов Амир, 3 урын Мухин Михаил, 3 урын Шалапаев Юрий, 3 урын Подвалов Владимир, 3 урын Гильманов Азамат алды. Яшь спортчыларның тренеры Данил Олегович нәтиҗәләрне шәрехләп: «Зәй спортчылары әлеге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мин аларның тырыш эшләрен һәм күнегүләргә бирелгәнлеген югары бәялим. Аларның һәркайсы үз осталыкларын күрсәтте һәм бу киләчәк үсеш өчен яхшы тәҗрибә. Барыгызга да безне яклаганыгыз өчен рәхмәт!

  " Тхэквондо - спорт кына түгел, бу - үз-үзеңне яклау, әйләнә-тирәдәгеләрне яклау сәнгате дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International