13 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр Чайковский шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Г.П. Сарсатский һәм ЧГИФКның беренче ректоры А.А. Данилов истәлегенә спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары (грек-рим буенча) узды. Анда Россиянең 23 төбәгеннән 350 дән артык спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбе тренеры Маврин Радик Максимовичта тәрбияләнүче Александр Петров 100 килограммга кадәр авырлыкта 1 урынны яулады һәм “Спорт мастерына кандидат” спорт разрядын үтәде.