ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган « Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты дипломнарын министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин тапшырды. Конкурсның максаты-хисап елында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ТР муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзек торак пункт конкурсы дүрт номинация буенча үткәрелә. Быел 15 муниципаль район 4 номинация буенча конкурс җиңүчеләре, призерлар һәм дипломантлар булдылар. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Зәй шәһәренең «Ышаныч» торак ширкәте рәисе Нәкыя Имәмметдинова конкурста беренче урынны алды һәм ТР Министрлар Кабинеты дипломына лаек булды.