«Демография» милли проектының «җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» төбәк проекты кысаларында «Зәй үзәк район хастаханәсе» хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан халык белән зур эш алып баралар. Авыл җирендә халыкка мәгълүмат бирү ФАП фельдшерларына йөкләнә, алар өлкәннәр белән генә түгел, балалар белән дә әңгәмәләр үткәрә. Быелдан сәламәтлек мәктәбе кысаларында төрле авырулар буенча Казан табиб-экспертлары үткәрә торган онлайн-лекцияләр карау мөмкинлеге барлыкка килде. Онлайн-трансляция ФАПларда һәм Зәй үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә үткәрелә. Булачак трансляцияләр турында поликлиникаларның рәсми социаль челтәрләре аша алдан белергә мөмкин. Моннан тыш, фельдшерлар җирле халык белән, халыкның соравына карап, төрле авыруларны профилактикалау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрә. Алар шулай ук мәктәп укучылары алдында чыгыш ясап һәм актуаль темаларны күтәреп балаларның сәламәтлеген күзәтәләр – электрон тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, наркомания, туберкулез, ВИЧ/СПИД һәм башка авыруларны профилактикалау кебек зарарлы гадәтләргә каршы көрәш темаларын яктырталар. Балаларны үз гәүдәләрен күзәтергә, дөрес туклану рационын исәпләргә, күз өчен күнегүләр ясарга һәм балалар сәламәтлеге өчен файдалы башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр. Табиблар еш кына шәһәр оешмаларында чыгыш ясый, моннан тыш, 3 нче Зәй мәктәбендә профильле медицина сыйныфын җитәкләү буенча да зур эш алып барыла.