Зәйдә районның төп чыршысын ачу тантанасы үтте

2024 елның 14 декабре, шимбә

Бүген Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Чара «Яңа ел әкияте»театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов Үзәк чыршы ачылу һәм якынлашып килүче Яңа - 2025 ел белән котлады. Разиф Гали улы зәйлеләргә туган төбәгебез иминлеге өчен куйган хезмәтләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, район җитәкчелеге ягыннан бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, - дип ышандырды. "Яңа ел безгә җир йөзендә күптән көтелгән тынычлык алып килсен, ул иҗади һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Яңа елда иң изге теләкләр тормышка ашсын!"- диде Разиф Галиевич. Әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә чыршы утлары кабызылды. Кичә үзешчәннәрнең концерт программасы белән тәмамланды. Яңа ел чыршысы Зәй-2 микрорайонында да ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International