Зәйдә район фермерлары конференциясе узды

2024 елның 13 декабре, җомга

Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы фермерлары, кече хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, умартачылар конференциясе узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, министрлык вәкилләре катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Кәмәлиев үз чыгышында районда фермерлык эшчәнлеген алып баручыларның югары җитештерү күрсәткечләрен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов кече фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә тукталды. "Бүген без Зәй районы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы техникасының кышка саклау дәрәҗәсен карадык. Барлык эшләрнең дә сыйфатлы башкарылуы билгеле булды. Бу әлбәттә, киләсе ел уңышына алдан әзерләнүне күрсәтә, Зәй механизаторларының үз эшләренә намуслы караулары күренеп тора. Шулай ук зәйлеләр хәрби операция зонасына ярдәм итүне оештыруда, хәрбиләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә актив катнашалар. Моның өчен Разиф Галиевич, сезнең җитәкчелектәге зәйлеләргә зур рәхмәт!"- диде министр урынбасары.

    Конференция барышында конкрет мисалларда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары мәсьәләсе каралды, авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауны оештыру буенча конкурска нәтиҗәләр чыгарылды.

   Конференция эшенә Разиф Кәримов йомгак ясады. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темпларын арттыручы хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, алар алдына яңа бурычлар куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International