Район башлыгы Россия Конституциясе көне белән котлый

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне илебезнең төп һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

  Конституция Россиянең күп гасырлык тарихында тупланган бай тәҗрибәсен һәм казанышларын чагылдыра һәм илебез үсешенең стратегик юнәлешләрен билгели. Һәр россияленең бурычы - Конституциягә салынган барлык нормаларны үтәү.

  Ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы туганнар һәм якыннарны, якташларны, үз илеңне кайгыртудан гыйбәрәт. Мондый үзаңны үсеп килүче яшь буында тәрбияләү бик мөһим. Шул чагында гына без иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый алабыз, яңа кыю проектларны гамәлгә ашыруга, хуҗалыкның барлык тармакларын үстерерүгә, камилләштерүгә йөз тотабыз һәм әлбәттә инде гражданлык җәмгыяте көчле үсеш алган ныклы хокукый дәүләттә яши алабыз.

    Барыгызга да ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык һәм татулык, бер-берегезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуыгызны телим. Иртәгесе көнгә ышаныч белән карагыз, Зәй җире, республикабыз һәм илебез иминлеге өчен бердәм тырыш хезмәттә уңышлар телим! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International