Зәйлеләр «Татарстан – Яңа гасыр» - республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының киңәйтелгән утырышында катнашты

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының киңәйтелгән утырышы булды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук утырышта республикада иң эре иҗтимагый хәрәкәтнең эшенә йомгак ясалды һәм киләсе 2025 елга планнар расланды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. "Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләсе дәүләтнең көн тәртибендә беренче урында тора. Бүген меңләгән ватандашларыбыз илебез иминлеге һәм киләчәге өчен фидакарьләрчә көрәшәләр, үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, аларны батырларча хәл итәләр»- дип ассызыклады Фәрит Хәйрулла улы утырышны ачып. Югары Совет Рәисе билгеләп үткәнчә, бөтен ил буйлап миллионлаган кеше Россия армиясенә ярдәм итү өчен берләште, фронтка хатлар һәм посылкалар, җылы әйберләр, маскировка челтәрләре җибәрәләр, кайчак үзләренең әз күләмле акчалары белән дә бүлешәләр. Татарстан махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән сугышчыларга һәм тыныч халыкка актив ярдәм күрсәтә, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгыза. «Без яңа территорияләр җитәкчелеге һәм кешеләр белән һәрдаим элемтәдә торабыз, аларга даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрәбез, халык мохтаҗ булган барлык кирәкле әйберләрне җыябыз. Илдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең бердәм системасы булдырылды. Федераль дәрәҗәдә сугышчыларга һәм аларның якыннарына дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән йөздән артык закон эшләнде һәм кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы шулай ук күп кенә законнар һәм законга бәйле актлар кабул итте, алар белән аерым алганда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына җир, салым мөнәсәбәтләре, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым социаль ярдәм чаралары билгеләнде" дип  сөйләде парламент башлыгы үзенең чыгышында.

    Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республикада гамәлгә ашырыла торган социаль ярдәм чаралары турында тагын бер кат җентекләп аңлатты. Ул шулай ук республикада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә катнашкан барлык структуралар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге системасы булдырылуын билгеләп үтте. Федераль чаралардан тыш, Татарстанда өстәмә ярдәм чаралары кертелгән. Мәсәлән, республиканың исемле батальоннарында хезмәт итүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 360 мең сум түләү каралган. «Финанслау оператив рәвештә алып барыла, түләүләр тәүлек дәвамында килә"- дип ассызыклады Наталья Бутаева. Шулай ук контрактчылар өчен түләүләр дә каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә медицина ярдәме оештыру турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Алмир Абашев аңлатты. ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. Татарстан муниципаль берәмлекләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ташламалар һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашыру, анда катнашучыларның балаларына бакчаларда, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында булган ташламалар турында РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе вазыйфаларын башкаручы Ирек Хәбибуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова сөйләде.

    Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

     «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы эшендә Зәй районы башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин, хәрәкәтнең территориаль бүлеге рәисе А.М. Биккинина, яшьләр секторы җитәкчесе И.Н. Белан катнашты.

    Хәрәкәт башкарма комитеты җитәкчесе А. А. Тарханова Зәй территориаль бүлекчәсенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, яшь буынга патриотик, рухи - әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, массакүләм спортка ярдәм итү эшенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

      Утырыш азагында Дәүләт Советы Рәисенең һәм ТНВ Югары Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International