«Ватан Геройлары көне» истәлекле чарасы узды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Яшьләрне патриотик тәрбияләү эшчәнлегендә хәрби-патриотик клублар һәм яшьләр эшләре идарәсе ведомствосындагы «Форпост» МБУ мөһим роль уйный, аларда ел дәвамында «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» региональ проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында патриотик чаралар алып барыла.

  Россиядә «Ватан Геройлары көне»- 9 декабрь илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне "Гвардия" эзләү отряды җитәкчесе, "ФОРПОСТ" директоры, ветераннар советы рәисе, ФОРПОСТ активистлары һәм мәктәп укучылары Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салдылар, геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара яшьләргә хәрбиләрнең Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечен сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында искә төшерүнең тагын бер уңай ысулы, батырларның күбесе сугыш кырыннан әйләнептә кайтмады.

 "Бу көнне без каһарманнарыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу өчен җыелдык, үз тормышларын илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен биргән кешеләргә рәхмәтебез чиксез. Активистларыбыз - мәктәп укучылары да бу көнне безнең белән бергә Ватан Геройларын искә алдылар”, - диде ФОРПОСТ директоры Наталья Шахмаева.

  " Ватан Геройлары көне" бу махсус операция барган көннәрдә аеруча мөһим дата, башкалар белән беррәттән үз илләрен саклаучы Зәй егетләре дә чын геройлар рәтендә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International